news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин россиялеләрнең реаль керемнәрен арттырырга кушты

Россия Президенты сүзләренчә, россиялеләрнең керемнәре арту бары тик социаль ярдәмгә генә нигезләнергә тиеш түгел.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның реаль керемнәрен 2,5 проценттан да ким булмаган күләмдә арттырырга кирәклеген белдерде. Дәүләт башлыгы әлеге йөкләмәне икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә ясаган чыгышында яңгыратты.

«Хөкүмәт алдына мондый ориентирлар куелган инде, һәм бу бурычны һичшиксез хәл итәргә кирәк», — дип, аның сүзләрен китерә Кремльнең матбугат хезмәте.

Путин сүзләренчә, россиялеләрнең керемнәре арту бары тик социаль ярдәмгә генә нигезләнергә тиеш түгел. Шулай ук монда икътисади үсеш — «социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен төп шарт» эшкә җәлеп ителергә тиеш.

Реаль керемнәр ул — гражданинның мәҗбүри түләүләр өчен тотып калганнан соң һәм инфляция исәпкә алынган керемнәр суммасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100