news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Казанда фатир бәяләре 38 процентка арткан

2020 ел белән чагыштырганда Россиядә узган ел беренчел торакка бәяләр 1,5 тапкыр арткан һәм 120 мең сум булган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). 2021 елда Казанда яңа йортлардагы торакның квадрат метры алдагы елгыдан 38 процентка арткан. Шулай итеп яңа төзелгән йортларда бер квадрат метр торак бәясе 114 мең сумны тәшкил иткән. Бу хакта «Авито Недвижимость» сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сервис китергән мәгълүматлар буенча, 2020 ел белән чагыштырганда Россиядә узган ел беренчел торакка бәяләр 1,5 тапкыр арткан һәм 120 мең сум булган. Бәяләр артуның иң актив динамикасы бер бүлмәле фатирлар һәм студияләр сегментында күзәтелә. 

«Без бәяләрнең актив динамикасын күзәтәбез, бигрәк дә зур курорт шәһәрләрендә. Шулай да базардагы тәкъдим белән ихтыяҗ әкренләп тигезләшә, шуңа күрә без яңа төзелгән торак өчен бәяләрнең тотрыклануын көтәбез», — дип сөйләде «Авито Недвижимость»ның беренчел һәм шәһәрдән читтәге торак юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Алексеев.

Эксперт Үзәк банкның төп ставкасы даими артып тору аркасында ипотека бәясенең артуын да әйтте. Шушы фонда төзүчеләр бәяләрнең нык артуын булдырмаска тырыша, шулай ук сатып алучыларга ташламалар һәм махсус шартлар тәкъдим ителә.

2021 елда Россиянең яңа төзелгән торак базарында сатып алучыларның беренчел торак белән кызыксынулары 13 процентка кимегән, яңа төзелгән йортлардагы фатирларны сатуга кую исә 8,5 процентка арткан.

Илдә уртача алганда ихтыяҗ кимеп, тәкъдимнәр артуга карамастан, Казанда 2020 ел белән чагыштырганда узган ел әлеге күрсәткечләр үзгәрешсез калган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100