news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һинд компаниясен инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итәргә ниятлиләр

Татарстан Президенты Давостагы форумда Srei Infrastructure Finance компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Һинд компаниясен инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итәргә ниятлиләр
president.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста узачак форумда Srei Infrastructure Finance (Һиндстан) компаниясенең Татарстан территориясендәге инфраструктура проектларында катнашу мөмкинлеге хакында фикер алышырга ниятли. Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Президент Һиндстанның әйдәп баручы бәйсез финанс институты җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли. Srei Infrastructure Finance – инфраструктура проектларын финанслауда махсуслашкан бердәнбер компания. Ул инфраструктура секторында даими һәм эзлекле рәвештә инновацион проектларны гамәлгә кертә. Холдинг зур әһәмияткә ия берничә проектны гамәлгә ашырды инде. Әлеге компаниянең тәҗрибәсе Татарстан өчен дә кызыклы. Шунлыктан аның инфраструктура проектларын Татарстан территориясендә гамәлгә ашыру хакында фикер алышу күздә тотыла», - диде Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның 20-24 гыйнварда Давоста узачак Бөтендөнья икътисади форумында катнашачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Форумның төп программасында катнашудан тыш, Татарстан Президентының аерым программа буенча да очрашулары планлаштырылган. Әйтик, Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Sabancı Holding компаниясе җитәкчелеге, Франциянең Total нефть-газ компаниясе генераль директоры һ.б. белән очрашулар үткәрәчәк.

Давос форумы – дөньякүләм сәяси һәм эшлекле элита вәкилләре катнашында ел саен үткәрелә торган очрашу ул. Узган гасырның 80нче елларыннан башлап әлеге чара елның төп халыкара вакыйгаларыннан берсе статусына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100