news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерларга ел саен яңа ел алдыннан пособие түләргә тәкъдим иттеләр

Закон проекты авторлары фикеренчә, 2022 елда әлеге максатларга 786,2 миллиард сум акча кирәк булырга мөмкин.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты пенсионерларга ел саен бирелә торган яңа ел алды түләүләрен оештыру турында закон проекты әзерләгән, дип хәбәр итә «Известия».

Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инфляция тугыз процент тәшкил итәргә мөмкин. Бу пенсионерларның керемендә тискәре чагылыш табачак. Шул ук вакытта яңа ел алдыннан россиялеләр, гадәттә, бүләкләр сатып алуга һәм бәйрәмне оештыруга күп акча тота.

Прект авторлары әлеге түләүне гражданнар ала торган пенсия күләмендә Яңа ел алдыннан бирергә тәкъдим итә.

Икътисади нигезләнүдә, түләү чыганагы федераль бюджет булырга тиеш, дип билгеләнә. Закон проекты авторлары фикеренчә, 2022 елда әлеге максатларга 786,2 миллиард сум акча кирәк булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100