news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дүрт процентка артачак

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром сүзләренчә, бүгенге көндә тарифлар белән бәйле 763 карарның күпчелеге кабул ителгән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2020 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 4 процентка артачак. Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, бүгенге көндә тарифлар белән бәйле 763 карарның күпчелеге кабул ителгән. «Республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 4 процентка артачак. Кабул ителгән барлык карарлар шушы дәрәҗәгә туры килә», - дип искәртте ул.

Штром билгеләп үткәнчә, киләсе елның беренче яртыеллыгында электр энергиясе өчен түләү 2019 елның икенче яртыеллыгында билгеләнгән күләмгә (киловатт сәгате – 3,78 сум) тигез булачак, икенче яртыеллыкта исә 4 процентка артып, киловатт сәгате 3,93 сум тәшкил итәчәк.

«Әйтик, Казанда беренче яртыеллыкта су белән тәэмин итү бәясе - 20 сум 59 тиен, икенче яртыеллыкта 21 сум 42 тиен булачак», - дип өстәде ул.

«Быел коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үсеше республикада билгеләнгән планкадан (3 процент) артмады», - диде докладчы.

Россиядә быелның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа экологик таләпләр гамәлгә керде. Россия Федерациясенең 80нән артык субъекты әлеге модельгә күчте, 200дән артык төбәк операторы сайлап алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100