news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Измирда төрек бизнесы вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк

ТР Президенты Төркиягә сәфәр кыла, бу коронавирус пандемиясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Миңнехановның тәүге халыкара визиты булачак.

Рөстәм Миңнеханов Измирда төрек бизнесы вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Төркиянең Измир шәһәренә килде, бүген ул анда берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бер көнлек сәфәр кысаларында Төркия Республикасының авыл һәм урман хуҗалыгы министры, Измирның Сәүдә палатасы идарә рәисе, шулай ук провинция губернаторы һәм шәһәр мэры белән очрашулар көтелә», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Измирда төрек бизнесы вәкилләре катнашында традицион түгәрәк өстәл үткәреләчәк, анда Татарстанның икътисади потенциалы тәкъдим ителәчәк. Миңнеханов шулай ук Оешкан сәнәгать зонасында булып, берничә предприятие белән танышыр дип көтелә.

Измир – Төркиянең Истанбул һәм Анкара шәһәрләреннән кала халык саны буенча өченче урында торган каласы, биредә 4,3 миллионга якын кеше яши. Измир – бай икътисади районның сәнәгать һәм сәүдә үзәге, шәһәрнең тулаем төбәк продукты 34,8 миллиард доллар тәшкил итә, бу Төркиядәге тулаем эчке продуктның 6,2 процентына тигез. Измирда ил икътисады өчен зур әһәмияткә ия күпсанлы сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Кара металлургия, корыч кою һәм торба прокатлау заводлары, машина төзелеше һәм нефть эшкәртү, текстиль һәм азык-төлек сәнәгате тармаклары үсеш алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100