news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Банк картасына акчаны кибет кассаларында салу мөмкинлеге булдырырга җыеналар

Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россия Банкы кибет кассалары аша карталарны тулыландыру системасын кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Россия Банкы кассаларда карталарны тулыландыру сервисын еракта урнашкан һәм аз халыклы төбәкләрдә финанс мөмкинлеген арттыру күзлегеннән караганда перспективалы дип бәяли», — дип сөйләделәр Үзәк Банкта.

Куелган бурычны хәл итү өчен вакыт кирәк булачак, һәм, бәлки, законнарда үзгәрешләр дә булыр.

Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми, чөнки акча күчерү операцияләрен алар якындагы кибеттә кассада үткәрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100