news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль ипотека буенча беренчел кертемнең күләмен ике тапкыр киметтеләр

Беренчел взносның кимүе күптән түгел исәпкә баскан һәм тиешле күләмдә акча җыярга өлгермәгән гаиләләр өчен торак шартларын тизрәк яхшырту мөмкинлеге бирә.

Татарстанда социаль ипотека буенча беренчел кертемнең күләмен ике тапкыр киметтеләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда социаль ипотека буенча фатир алу өчен беренчел взнос күләме 10нан 5 процентка кадәр кимегән. Дәүләт ярдәменең мондый чарасы 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге чара пандемия чорында гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Элегрәк беренчел взносның күләме фатир бәясенең 10 процентын тәшкил иткән иде», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Яңа ярдәм чарасы гамәлгә керүгә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм беренчел взноска үзлектән акча җыя торган оешма хезмәткәрләре эләгә.

Беренчел взносның кимүе күптән түгел исәпкә баскан һәм тиешле күләмдә акча җыярга өлгермәгән гаиләләр өчен торак шартларын тизрәк яхшыртачак. Моннан тыш, бу июнь аенда ачылган кабат социаль ипотекадан файдаланырга ниятләүчеләр өчен яхшы ярдәм булачак.

Хәзерге вакытта Казанда чиста бизәкләү эшләре белән бер квадрат метр 42 460 сум тора. 60 квадрат метр мәйданлы ике бүлмәле фатир алу өчен беренчел взноска 127 мең сум кирәк. Татарстанның калган шәһәр һәм районнарында кертемнең күләме тагын да түбәнрәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100