Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Коронавирус республика икътисадына тискәре йогынты ясады
Татарстан бюджетына биш айда 40 млрд сум акча керми калган.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле вазгыять республика икътисадына тискәре йогынты ясады. Бу хакта бүген Дәүләт Советв утырышыннан соң, беренче яртыеллыкка йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәиит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«2020 елның биш аенда гына да бюджетка 40 млрд сумнан артык акча кермәде», — диде парламент җитәкчесе. Еллык бюджет 178 млрд булганын исәпкә алганда, аның сүзләренчә, 40 млрд сум шактый зур акча.
«Чыгымнарны бик чикләргә туры килә, шуңа күрә респубика Хөкүмәтенең беренче урында торган кичектергесез эшләрне финанслау турында карары да чыкты», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте федераль максатчан программаларга үзгәрешләр кертүен әйтте. «Безнең Стратегия-2030 га да төзәтмәләр кертергә туры килмәгәе. Бәлки, кайсыдр эшләр 2021-2022 елларга калыр. Реалист булырга кирәк. Чыгымнарны, әлбәттә, анализлау зарур», — ди Дәүләт Советы Рәисе.
Парламент башлыгы коронавирус әле һаман безнең арада булуын искәртеп, сак һәм уяу булырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз