Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан гаилә инфляциясен исәпләү буенча Россиянең пилот төбәге булырга җыена
Проектның бурычы — «куллану бәяләре өлешендә муниципаль аерманы билгеләү»дә һәр гаиләдә инфляцияне исәпләү.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан халык өчен гаилә инфляциясен исәпләү белән бәйле Росстат проекты буенча Россиянең пилот төбәге булырга ниятли. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Идел буе федераль округында урнашкан дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органнары җитәкчеләре Советы утырышында белдерде.
«Татарстан "Кулланучы бәяләре халык мониторингы" Росстат проекты буенча сынау төбәге буларак катнашырга әзер булуын белдерә», - дип сөйләде республиканың Икътисад министрлыгы башлыгы.
Мидхәт Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, бу проектның бурычы — «куллану бәяләре өлешендә муниципаль аерманы билгеләү»дә һәр гаиләдә инфляцияне исәпләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз