Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәм Питрәч районында яңа мәктәпләр төзеләчәк
“Торак һәм шәһәр мохите“ милли проект кысаларында бюджеттан 1,5 миллиардка якын акча тотылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Казанда “Весна” һәм “Царево” торак комплексларында ике мәктәп төзеләчәк. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт Советында чыгышында әйтте.
2019 елда торак төзелеше программаларын үстерү кысаларында Татарстанда 1,5 миллиардка якын акча юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан 997,5 млн сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан 427,5 млн сум. Бүленгән акчалар Весна һәм Царево торак комплексларында ике мәктәп төзелүгә тотылачак.
“Мәктәп төзелешләре бара, сентябрьдән кертергә уйлыйбыз”, - диде Ирек Фәйзуллин.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, бүленгән акчаларны Салават Күпере торак комплексында өч километрдан артык кварталара юллар төзүгә дә тоту планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз