Татарстан АКШ һәм Канадага дары җибәрә башлый

Алдагы ике елда Казан дары заводы АКШ һәм Канадага 250 тоннадан артык ау күкерте җибәрергә ниятли

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Төньяк Америкага дары җибәрә башлый. Казан дары заводы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча федераль хезмәткә АКШ һәм Канадага ау дарысы җибәрү өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән. Бүген бу хакта "Известия" яза.

Алдагы ике елда Казан дары заводы АКШ һәм Канадага 250 тоннадан артык ау дарысы җибәрергә ниятли, шул исәптән 2015 елда бәясе якынча 1 млн. долларга якын тәшкил иткән 85 тонна дары, дип белдергән предприятиенең коммерция директоры Наил Гыйниятов.

"Америка компаниясе белән килешү тексты әзерләнде һәм килештерелде - без аны тиешле рөхсәт алынганнан соң имзалаячакбыз. Закон нигезендә без теге яки бу илләргә андый продукция җибәрү турында карар кабул итә алмыйбыз - тиешле рөхсәтне РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча федераль хезмәт бирә", - ди Наил Гыйниятов.

Әйтергә кирәк, Казан дары заводы АКШ һәм Канада кайбер Россия предприятиеләре өчен керткән санкцияләргә эләкмәгән. Шуңа да ул үз продукциясен җибәрә ала. Шул ук вакытта, Гыйниятов сүзләренчә, чит ил компанияләре доллар һәм еврода түләүләрен дәвам итә, шул ук вакытта рубль табышы шактый арткан. Заводта аңлатып узуларынча, Америка партнерлары продукциянең бер өлешеннән патроннар җитештерәчәк, ә бер өлеше релоадинг базарына чыга.