Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Президенты: “Импортка каршы көрәшергә түгел, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ярдәм итәргә кирәк”
Илбашы эмбаргога эләккән импорт товарларның кибет киштәләрендә урын алу мөмкинлеген инкарь итмәде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия кибетләре киштәләренә эмбаргога эләккән товарлар килеп урнашуын дәвам итә. Моңа кагылышлы сорау бүген Россия Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә барышында бирелде.
“Ни өчен импортны алмаштыру турында шаукым кузгаттыгыз да, чынлыкта исә, импорттан товарлар агымына юл куйдыгыз. Эмбаргога карамастан, без Польшадан кергән алма һәм кәбестәне ашавыбызны дәвам итәбез, алар киштәләрдән юкка чыкмады, ә бәяләре, киресенчә, артты. Алдануыбыз бик гарьләндерә. Аларны шундук таныйбыз, алар я этикеткасыз, я башка ил этикеткасы белән шул ук әрҗәләрдә китерелә”, - дип сорадылар Илбашыннан. Владимир Путин Россиягә кертү чикләнгән товарларны үткәргән таможня хезмәткәрләрен тәнкыйтьләде. “Чыннан да, моның булуы бик мөмкин. Бу үз бурычларыңа җавапсыз карау күренеше. Иң мөһиме - чит ил товарларын кертергә омтылышларга каршы көрәшергә түгел, ә үзебезнең авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү һәм, шул рәвешле, чит ил товарларын киштәләрдән кысрыклап чыгару”, - дип, Президент үзебездә җитештерлгән товарларның базарда лаеклы урын алырга тиешлегенә басым ясады.
Илбашы чит илләрдән кертелгән товарлардан һәм эмбаргога эләккән товарлардан баш тартып, Россия халкына авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә теләктәшлек күрсәтергә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз