news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россия санкцияләргә «төкерә»

Санкцияләр кертелү сәбәпле кичергән югалтуларны ил компенсацияләде инде, диде Россия Президенты.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия санкцияләргә «төкерә», чөнки санкцияләр аркасында югалткан 50 млрд долларны ил компенсацияли алды инде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ТАССның «Владимир Путинга 20 сорау» проекты интервьюсында әйтте.

«Бу санкцияләргә «төкерәбез». Төрле бәяләүләр буенча, без якынча 50 млрд доллар югалттык, әмма без шуның кадәр акча эшләдек», — диде Владимир Путин.

Аның сүзләренчә, санкцияләр кертү илне уйларга һәм чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру буенча актив эшләргә мәҗбүр итте. Россия үзендә булмаган продуктларны мөстәкыйль рәвештә җитештерә башлады, инде югалган яки булмаган технологияләрне кабат куллана башлады.

«Без моны яңадан булдырдык, һәм бу безгә, һичшиксез, файда китерә, бу безнең икътисадны диверсификацияли. Безгә төп бурычны хәл итәргә ярдәм итә», — дип искәртте Россия Президенты.

«Контрсанкцияләр» үз чиратында илгә авыл хуҗалыгын үстерергә ярдәм итте, бу эчке базарны бушатты. Бу өлкәдә җитештерү күләме берничә тапкыр үсте, Россия башка илләргә бодай сату буенча дөньяда беренче урынга чыкты. «Безнең чит илгә шундый эре товар чыгаручылар булачагыбыз берәүнең дә башына килми иде. Ә без моны тагын да күбрәк күләмгә җиткерәчәкбез», — дип йомгаклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100