news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы пенсияләр билгеләүне автоматлаштырырга планлаштыра

45 яшькә җиткән гражданнар дәүләт хезмәтләре сайты аша үз тупланмаларының күләме турында автомат рәвештә хәбәрләр ала башлаячак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 2021 елдан башлап Россиядә пенсияләр билгеләүне автоматлаштыру механизмына күчәргә җыеналар. Бу хакта «Известия» Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Пенсия белән тәэмин итүгә хокукны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектына сылтама белән яза.

«Кешегә 45 яшь тулганнан соң өч елга бер тапкыр килә gosuslugi.ru порталы аша автомат рәвештә Россия пенсия фондының хәбәре киләчәк», — диелә хәбәрдә.

Мәгълүмат үз эченә картлык буенча иминият пенсиясенең якынча күләмен алачак, ул тупланган пенсия хокуклары мәгълүматлары буенча исәпләнәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды башлыгы 2022 елга пенсияләрнең 18 процентка артуын фаразлаган.

Моннан тыш, РФ Дәүләт Думасы ил Конституциясенә пенсияләр индексациясен беркетүне дә күздә тоткан төзәтмәләр пакетын хуплады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100