news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин ипотека буенча түләүләрне киметү планын әзерләргә кушты

Ипотека түләүләре күләмен киметү буенча тәкъдимнәр 16 мартка тапшырылырга тиеш.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 16 мартка ипотека түләүләрен киметү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Тиешле карар 13 февральдә узган РФ Хөкүмәте утырышында кабул ителде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икътисади блокка кураторлык итүче беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия Банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина белән бергә, ипотека буенча түләүләр күләмен киметү планын әзерләү өчен җаваплы итеп билгеләнде. Сүз, аерым алганда, «элек бирелгән ипотека кредитларын гадиләштерелгән тәртиптә рефинанслау шартларын булдыру» турында бара, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев Икътисади үсеш министрлыгы һәм Росреестр белән бергә, шулай ук 16 мартка, нәтиҗәсез файдаланыла торган җир кишәрлекләрен торак төзелешенә җәлеп итү буенча тәкъдимнәр бирергә тиеш.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, үз чиратында, ил хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ташламалы ипотека кредитлары программалары турында гражданнарга мәгълүмат бирү өчен җаваплы булды.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Ипотека буенча торак кредитлары буенча уртача алдан исәпләнгән процент ставкасы 2019 елның декабре нәтиҗәләре буенча 9 проценттан кимегән.

Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты гамәлгә ашырыла. Ул 2024 елга ипотека буенча ставкаларны 7,9 процентка кадәр киметүне күздә тота.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100