news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла

Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.

2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла
«Татар-информ» архивы

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда быел 2 млн 670 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә план 3,9 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айзатуллин искәртеп узганча, республикада ун еллык перспективага куелган бурычның иң мөһим юнәлеше — торак төзелеше.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының соципотека программасы буенча 161 йортка (5 159 фатир) инвестпрограмма формалаштырылган, диде министр. Хәзерге вакытта алты йортны файдалануга тапшырылды.

Коммерция шартларында төзүчеләр 2021 елда 164 күпфатирлы йортны тапшырырга тиеш. Җиде объект әзер һәм тапшырылды. 40 йорт югары, 49 урта, 68 түбән дәрәҗәдә әзер. 2021 елда шәхси торак төзелеше программасы буенча 8 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә 30 йорт төзелгән инде.

Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программалары нигезендә, торак мәйданын 738 гаилә алачак, шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә һәм тугыз граждан — Ерак Төньяктан күчеп килергә мәҗбүр кешеләр һәм чернобыльчеләр.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100