news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә икенчел һәм беренчел торак бәяләре арта

Фатирларның бәясе эскроу исәп-хисапка күчү, тәкъдимнең һәм ипотека ставкаларының кимүе белән бәйле рәвештә артачак.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә беренчел торак якынча 15 процентка, икенчел торак 6 процентка кыйммәтләнә. Бу эскроу исәп-хисап күчү һәм тәкъдимнәр һәм ипотека ставкалары кимүгә бәйле. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«2020 елда беренчел торак 10 процентка кыйммәтләнә, икенчел торак — 6 процентка. Фатирлар яхшы сатып алынган кайбер яңа төзелешләрдә бәяләр 15 процентка артырга мөмкин», дип яза федераль массакүләм мәгълүмат чаралары.

Бәяләр арту эскроу исәп-хисапка күчүгә, тәкъдимнәр, шулай ук ипотека ставкалары кимегә бәйле. Өстәвенә, торак бәясе ел дәвамында әкренләп артачак, бигрәк тә эшлекле активлык югары ноктасында.

Тулаем алганда, 2019 елда яңа төзелешләрдә фатирлар 30 процентка кыйммәтләнде, ягъни 1 кв метр өчен 68 мең сумга җитте. Икенчел торак бәясе биш процентка артты, ягъни 1 кв метр 45 мең сум булды.

Бәяләр үсешенең өстәмә сәбәпләре илдә инфляция һәм ипотека ставкаларын киметү булырга мөмкин. Әгәр дә Үзәк банкның төп ставкасы 6 проценттан түбән төшсә, бу банкларга ипотека буенча кулай шартлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу очракта ставканың уртача күләме 8,5 процентка кадәр төшәргә мөмкин, бу торакка ихтыяҗ артуга һәм бәяләр артуга китерәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100