news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин туры эфирда Татарстанда IT-индустрия үсеше турында сөйләячәк

Татарстанлылар белән онлайн-очрашу 16 декабрьдә Татарстан рәсми берләшмәләрендә узачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан рәсми берләшмәләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында турыдан-туры эфир уздырачак.

Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм цифрлы карарларның татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен ничек арттыруы турында сөйләячәк. Шулай ук Хәйруллин эфир вакытында интернет-кулланучылардан килгән сорауларга да җавап бирәчәк.

Очрашу 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасында узачак.

#Татарстан Онлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Проект ярдәмендә татарстанлылар актуаль темалар буенча кунакларга онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә 20дән артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре кунак булды инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100