news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең тагын 19 төбәгендә үзмәшгульләр өчен салым кертте

Татарстан дүрт пилот төбәкнең берсе булды, алардан башлап илдә яңа салым режимы кертелә башлады.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең тагын 19 төбәгендә үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча эксперимент гамәлен таратты.

Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган тиешле үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Үзмәшгульләргә салым эксперименты Санкт-Петербургта, Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск һәм Пермь крайларында, Ненец һәм Ямал-Ненец автоном округларында, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда һәм Башкортстанда гамәлгә ашырыла башлый.

Татарстан Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, яңа салым режимы кертелә башлаган дүрт пилот төбәкнең берсе булды. Декабрь башында республикада теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа салым режимына Россия Федерациясе төбәкләрендә ихтыяҗ булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100