news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метроның икенче линиясен төзүгә бюджеттан тагын 1 млрд сум акча бирелгән

Метроның икенче линиясен төзү буенча барлык эшләрне тәмамлау срогы 2027 елның августына билгеләнгән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелешенә Татарстан бюджетыннан тагын 999,1 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендердан күренә.

Подрядчыны 25 октябрьдә билгеләү планлаштырыла. Контракт буенча эшләрне тәмамлау срогы 2022 елның 1 мартына куелган.

Эшләрнең заказчысы — ТР Баш төзелеш оешмасы, генераль проектчысы — «Татинвестгражданпроект».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек объектның гомуми бәясе 41,1 млрд сум тәшкил итүен хәбәр иткән иде. Быел 1,7 млрд сумлык өч аукцион узды инде. Метроның икенче линиясен төзү буенча барлык эшләрне тәмамлау срогы 2027 елның августына билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100