news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача хезмәт хакы 2021 елда 5,2 процентка артырга мөмкин

Эш хаклары буенча фаразлы күрсәткечләр һәр район-шәһәр белән җентекле анализга, һәр предприятиенең мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнгән.

Татарстанда уртача хезмәт хакы 2021 елда 5,2 процентка артырга мөмкин
архив/Егор Никитин

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда уртача хезмәт хакы 2021 елда 5,2 процентка артыр дип көтелә. Бу хакта «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Үсеш алган икътисад халыкның социаль тотрыклыгын тәэмин итә. Реаль хезмәт хакы быел 101,5 проценттан 103 процентка кадәр фаразлана. Уртача хезмәт хакы 2021 елда — 5,2, 2022 елда — 7,1, 2023 елда 6,2 процентка артыр дип фаразлана», — диде министр.

Аның сүзләренчә, эш хаклары буенча фаразлы күрсәткечләр һәр муниципаль берәмлек белән җентекле анализ һәм һәр предприятиенең мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100