Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда эшче халыкның өчтән бере кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында эшли
Фаразлар буенча, 2023 елга кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 1 трлн 700 млрд сум тирәсе булырга тиеш.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эштә мәшгуль халкының өчтән бере кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында эшли. Бу 532 меңнән артык кеше. Үзмәшгульләрне дә кертеп, 621 мең кешене тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Советында алдагы өч елга бюджет параметрларын билгеләү буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
«Икътисад дәрәҗәсе кече һәм урта эшмәкәрлек үсешеннән дә тора. Хәзерге вакытта республика икътисадының чирек өлешен кече һәм урта бизнес били. Фаразлар буенча, 2023 елга кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 1 трлн 700 млрд сум тирәсе булырга тиеш. Кече һәм урта бизнес — икътисадка өлеш кертү генә түгел, яңа эш урыннары да», — дип белдерде икътисад министры.
Аның сүзләренчә, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен резервлар ярдәм чараларын арттыруда. Резидентлар барлык сәнәгать җитештерүе өлкәсендә ун процент тәшкил итә, диде ул.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сәнәгать паркларының абруен күтәрергә кирәклеген ассызыклап әйтте. «Безнең бурыч — якын елларда инфраструктура объектлары саны гына түгел, сыйфатына да игътибар бирү, яңа ярдәм чараларын булдыру», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз