news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Якунин: Алдагы өч елда төбәкләргә финанс ярдәме чикләнәчәк

Региональ казналарга үзкерем, салым, салымнан тыш керемнәр килүе 8 процентка диярлек кимегән

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021-2023 елларда төбәкләргә финанс ярдәмен чикләү ниятләнә. 2021 елда алар 633,8 млрд сумга кыскарыр дип фаразлана. Бу хакта Дәүләт Советында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлауларында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр итте. 

«Төбәк бюджетларына аерым бер игътибар бирелә. Төбәк бюджетлары керемнәре кыскара. Региональ казналарга үзкерем, салым, салымнан тыш керемнәр килүе 8 процентка диярлек кимегән», — дип белдерде депутат.

Ул 2021-2023 елларга салым сәясәте өлкәсендә бизнес өчен иминият кертемнәре ставкасын киметү каралганын билгеләп узды. Файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча нәтиҗәсез ташламаларны бетерү, өстәмә керемгә салымны камилләштерү, IT-индустриягә инвестицияләрне стимуллаштыру (өстәлгән бәягә салымнар, табышка, иминият кертемнәре буенча йөкләнешне киметү), тәмәке һәм тәмәке әйберләренә акцизларны арттыру кебек үзгәрешләр көтелгәнен әйтте.

2021 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 312,7 млрд сум, чыгым өлеше — 315,7 млрд сум, дефицит 3 млрд сум күләмендә фаразлана. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча 268,5 млрд сум, чыгымнар буенча — 271,5 млрд сум, дефицит 3 млрд сум күләмендә билгеләнә.  

2022 елга берләштерелгән бюджет: керемнәр — 321,1 млрд сум, чыгымнар — 324,2 млрд сум, дефицит — 3,1 млрд сум; республика бюджеты: керемнәр — 275,0 млрд сум, чыгымнар — 278,2 млрд сум, дефицит — 3,2 млрд сум.

2023 елга берләштерелгән бюджет: керемнәр — 320,2 млрд сум, чыгымнар — 323,5 млрд сум, дефицит — 3,3 млрд сум; Татарстан Республикасы бюджеты: керемнәр — 271,6 млрд сум, чыгымнар — 274,9 млрд сум, дефицит — 3,3 млрд сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100