news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе ел бюджетында социаль юнәлеш буенча чыгымнар 77 процент тәшкил итәчәк

Чыгым өлеше структурасында бюджетта эшләүчеләрнең аерым категорияләренең хезмәт хакын арттыру тулысынча каралган, минималь эш хакы күләмен арттыру исәпкә алынган, барлык социаль түләүләр индексацияләнә.

Киләсе ел бюджетында социаль юнәлеш буенча чыгымнар 77 процент тәшкил итәчәк
Рамил Гали

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021-2023 елларда социаль әһәмиятле булган чыгымнар күләме артачак. 2021 елга исәпләнгән бюджетта социаль юнәлешле чыгымнар гомуми күләмнең 77 процентын тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча парламент тыңлауларында финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Ул, юл эшләрен дә кертеп, капиталь чыгымнар дәрәҗәсе кимегәнен билгеләп узды. «Чыгым өлеше структурасында бюджетта эшләүчеләрнең аерым категорияләренең хезмәт хакын арттыруга акчалар тулысынча каралган, минималь эш хакы күләмен арттыру исәпкә алынган, барлык социаль түләүләр индексацияләнә», — диде министр.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, киләсе елда дәүләт программалары буенча чыгымнар бүленәчәк. Программалар буенча эшкә бюджет чыгымнарының 90 проценты тотылыр дип ниятләнә. «2021 елда социаль-мәдәни өлкә, иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерү эшен финанслау дәвам иттереләчәк», — диде финанс министры.

Бюджетта социаль әһәмиятле чараларны финанслау каралган. Барлыгы 6,5 млрд сум акча бүленергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100