news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры агросәнәгать комлексында финанс нәтиҗәләрен арттырырга өндәде

Мидхәт Шаһиәхәтов тармак һәм мунципаль баланс комиссияләренә һәр предприятие белән эшкә игътибар бирергә кирәк диде.

Икътисад министры агросәнәгать комлексында финанс нәтиҗәләрен арттырырга өндәде
Рамиль Гали

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Агросәнәгать комплексында төп бурычларның берсе — финанс күрсәткечләрен арттыру максатыннан тармакның нәтиҗәлелеген арттыру. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында алдагы өч елга бюджет параметрларын билгеләү буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 

Ул финанс ягын ныгыту авыл хуҗалыгында хезмәт хакын арттыру чыганакларының берсе саналганын билгеләп узды. Хәзерге вакытта ул республика буенча уртача күрсәткечтән калыша.

«Алдагы өч елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 101,9 процент, шул исәптән үсемлекчелектә 102,3, терлекчелектә 101,5 процент булыр дип көтелә. Тулай төбәк продуктны эшкәртү мөһим. Азык-төлек сәнәгатендә җитештерү 102-105 процент тирәсендә фаразлана», — диде икътисад министры. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов финанс нәтиҗәләрен яхшырту авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, икътисадның барлык тармаклары өчен актуаль булуын ассызыклады. «Тармак һәм муниципаль баланс комиссияләренә һәр предприятие белән эшкә игътибар бирү, эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча индивидуаль карарлар эшләү зарур», — диде.  

Министр коронавирус эпидемиясе нәтиҗәсендә кичектерелгән контрактларны торгызу, инвестицион проектларны тормышка ашыру, экспортны үстерү, дәүләт ярдәме механизмнарыннан файдалану бурычлары торганын ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100