news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сәгатьлек минималь хезмәт хакы түләү кертергә тәкъдим иттеләр

Сәгатьлек минималь хезмәт хакы кертүне Россия Министрлар кабинеты тәкъдим иткән.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә «бер сәгатьлек ставканың минималь күләме» тигән төшенчә кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хезмәт хакы сәгатьләп түләнә торган эшчеләргә кагылырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.

Бу тәкъдим 2021-2023 еллар аралыгында Гомумроссия профсоюзлар берләшмәсе, эш бирүчеләр һәм Россия Хөкүмәте арасындагы генераль килешү проекты исемлегенә кертелгән.

Сәгатьлек минималь хезмәт хакы кертүне Россия Министрлар кабинеты тәкъдим иткән. Мондый чаралар күп кенә илләрдә гамәлдә. Мәсәлән, узган елда Германиядә ул - 8,5, Болгариядә - 6, Румыниядә — 7,7, Венгрия һәм Латвиядә 9,9 евро чамасы булган.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу яңалыкны кертү хезмәт хакын исәпләүне катлауландырырга мөмкин. Чөнки билгеле бер төбәк, ай өчен минималь хезмәт хакының оптималь күләмен исәпләргә, эшләнгән сәгатьләрне ничек санарга икәнен аңларга кирәк.

Шулай ук, «яңалык эш бирүчеләрне минималь хезмәт хакыннан азрак акча түләү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәячәк», — дип саный белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100