news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 2021 елга пенсияләр артачак

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренең уртача күләме 17 443 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренең уртача күләме 17 443 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Иминият пенсияләре 6,3 процентка, социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнәчәк.

Киләсе елда иминият пенсияләрен түләүгә 7,8 триллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot