news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Банклар картлалар чыгаруның түләүле булырга мөмкинлеге турында кисәтә

Финанс оешмалары ил хакимиятеннән эквайрингны административ җайга салудан баш тартуларын үтенде.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Ил хакимияте эквайрингны (түләүләр башкарган өчен комиссияләр — Т-и. иск.) административ җайга салудан баш тартмаса, Россиядә банк карталарын чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү түләүле булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәтенә Россия банклары ассоциациясенең юлланган хатында әйтелә, дип яза «Известия» газетасы.

Март аенда коронавирус пандемиясе аркасында Үзәк банк түләүләрне кабул иткән өчен комиссияне вакытлыча 1 процент дәрәҗәсе белән чикләде: онлайн-сатып алу өчен — 15 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр, ә медицина хезмәтләре өчен — 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр.

Банкирлар бәяләвенчә, кертелгән чикләүләр аркасында, кредит оешмалары 10-15 млрд сум югалтачак. Эквайрингны башка өлкәләр хисабына финансларга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100