news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр илдә автомобильләргә бәя кискен артуын фаразлый

Россиядә автомобильләргә ихтыяҗ 300 процентка диярлек арткан.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Ихтыяҗ зур булып калган очракта, Россия автобазарындагы кытлык машиналарның 15 процентка кадәр кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин. Бу турыда «Автостат» агентлыгы генераль директоры Сергей Целиков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Европа бизнесы ассоциациясендә хәбәр итүләренчә, Россиядә автомобильләргә ихтыяҗ 300 процентка диярлек арткан, бу күзәтүләр тарихында рекордлы сан булган.

Агымдагы елның апрелендә узган елның шул ае белән чагыштырганда, 113 042 автомобильгә күбрәк сатылган. Узган ел автосалоннар пандемия аркасында ябылган иде. Ул вакытта 38 922 автомобиль сатылган.

Элегрәк «Оками» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Олег Мосеев кайбер модельләр һәм комплектация проблемасы булу сәбәпле, яңа автомобиль сатып алырган ашыгырга киңәш итте, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100