Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин төбәкләргә 200 млрд сум өстәмә ярдәм бирергә тәкъдим итте
Россия Президенты билгеләп үткәнчә, төбәк бюджетларында коронавирус таралуга каршы чаралар белән бәйле өстәмә чыгымнар барлыкка килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләренә бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 200 млрд сум акча бирергә тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.
«Төбәк бюджетларының тотрыклылыгын һәм баланслылыгын тәэмин итүгә өстәмә 200 млрд сум бирергә тәкъдим итәм, өстәвенә Федерация субъектларының әлеге акчаларны төрле вакытта файдалану мөмкинлеге булырга тиеш», — диде Владимир Путин.
Россия Президенты сүзләренчә, бүген төбәк бюджетларында коронавирус таралуга каршы чаралар белән бәйле өстәмә чыгымнар барлыкка килде. «Керемнәр хәзер төрле сәбәпләр аркасында кимеде, ә икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итү буенча зур эш алып барыла торган төбәкләргә зур йөкләнеш туры килә, һәм субъектларда моның өчен кирәкле ресурслар булырга тиеш», — дип аңлатты Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, субъектлар өстәмә акчаларны мәшгульлеккә һәм эшлекле активлыкка ярдәм итү чараларына, бюджет хезмәткәрләренә пособиеләр һәм хезмәт хакы түләүгә, кичектергесез социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм кешеләргә ярдәмгә тота алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз