news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гыйнварда азык-төлек продуктлары бәясе 11,5 процентка артты

Азык-төлек булмаган товарлар 9,2 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россия Банкы мәгълүматлары буенча, гыйнварда Татарстанда еллык азык-төлек инфляциясе 11,5 процент тәшкил иткән.

Декабрьдә азык-төлек продуктларына бәяләр 10,99 процентка арткан, шул рәвешле, инфляция тиз булуын дәвам итә.

Аерым алганда, гыйнварда макарон һәм ярмалар (19,4 процент), ит продукциясе (16,5 процент) һәм балык продукциясе (12,7 процент), май һәм сөт продукциясе (13,9), яшелчәләр (13,7), сыр (12,4), шикәр комы (16,1), кондитер эшләнмәләре (12,9) сизелерлек кыйммәтләнгән.

Йомырка бәясе үсеше акрынайды — гыйнварда аның бәясе 10,1 процентка арткан (декабрьдә — 15,3), шулай ук чәй, кофе, какао, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә. 

Азык-төлек булмаган товарлар 9,2 процентка кыйммәтләнгән — бер ай элек инфляция шул дәрәҗәдә булган. Гыйнварда хезмәтләргә бәяләр 5 процентка арткан, декабрьдә күрсәткеч 4,8 процент тәшкил иткән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елның гыйнварында Татарстанда еллык инфляция 8,9 процентка җиткән. Бу соңгы алты елда иң зур күрсәткеч булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100