news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел пенсия реформасы нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 40 мең кеше пенсиягә чыкмаячак

2020 елда республикада яшәүче 20 меңгә якын кеше пенсия алачак.

Быел пенсия реформасы нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 40 мең кеше пенсиягә чыкмаячак
архив

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 2020 елда пенсия реформасы нәтиҗәсендә 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«Ел саен без тотрыклы рәвештә пенсиягә якынча 60 мең кеше җибәрдек. 2019 елда пенсиягә 27 мең кеше чыкмады, 32 меңнән артык кеше пенсия ала башлады. Быел вазгыять катлаулырак булачак — 40 меңгә якын кеше пенсиягә чыкмаячак, 20 мең кеше пенсия алачак», — диде Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, мондый вазгыять 2028 елда тәмамланачак күчеш чоры белән бәйле. Татарстанда Пенсия фонды органнарында барлыгы 1 млн 146 мең кеше исәптә тора.

Эдуард Вафин белән әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100