news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан нефть трейдерлары: Бензин бәяләрен берәү дә арттырырга җыенмый

Күпләп сату бәяләре артуга карамастан, ягулыкка ваклап сату бәяләре элеккечә кала.

Татарстан нефть трейдерлары: Бензин бәяләрен берәү дә арттырырга җыенмый
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ягулыкка күпләп сату бәяләре, Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы (СПбМТСБ) мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән бирле арта. Әмма Татарстанда ягулык салу станцияләре хуҗалары әлегә ваклап сату бәяләрен арттырырга җыенмый. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе президенты Ирек Сөләйманов сөйләде.

«Бәяләрне берәү дә күтәрергә җыенмый. Бу үзмаксат түгел. Без һәрвакыт бәяләр паритеты булсын дибез. Күпләп һәм ваклап сату бәясе арасында аерма адекват булсын иде. Заправкалар да акча эшли алсын өчен», — дип искәртте Сөләйманов.

Россиядә бензинга күпләп сату бәяләре ирекле базарда формалаша, ә ваклап сату бәяләре административ рәвештә тоткарлана. Илдә РФ Хөкүмәте карары гамәлдә, аның нигезендә АЗСлар бәяләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күтәрә алмый.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100