news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр

Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә кәрәзле элемтә бәяләре 15-16 процентка артырга мөмкин. Бу турыда Content Review аналитика агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.

Шул ук вакытта бәя бер үк вакытта артмаячак, диде Content Review агентлыгы җитәкчесе Сергей Половников.

«Шалтырату һәм интернетны кертеп база хезмәтләре түбән бәя категориясе тарифлары урта һәм югары категориягә караганда  аз дәрәҗәдә артачак», — диде ул.

Половников сүзләренчә, операторлар кимегән керемне һәм дәүләт закон инициативаларына өстәмә чыгымнарны компенсацияләячәк. Бу эш тиешле хезмәтләр һәм корпоратив килешү аша башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100