news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның 31 декабреннән соң түләгән иминиятләштерү взнослары салым суммасын киметә

Салымның суммасын киметергә теләгән эшмәкәргә декларация тапшырганчы, ягъни 20 гыйнварга кадәр, мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләргә кирәк.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның дүртенче кварталы өчен исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) суммасын 31 декабрьдән соң түләгән иминиятләштерү взнослары хисабына киметеп була. Бу турыда Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина вебинарда сөйләде.

«2020 елның 31 декабренә кадәр ЕНВД түләгән эшмәкәрләр быелдан әлеге режимнан файдалана алмыйлар. Шулай да, аларга 2020 елның дүртенче кварталында ЕНВД буенча декларация тапшырырга һәм салым түләргә кирәк. Декларация тапшыру срогы — 20 гыйнвар, түләү срогы — 25 гыйнвар. Салымны түләп бетергәнче эшмәкәр учеттан төшми», — диде Эльмира Хәмидуллина.

Салым хезмәте вәкиле сүзләренчә, 2020 елның 23 ноябрендә Салым кодексына кертелгән төзәтмә нигезендә, дүртенче квартал өчен ЕНВД суммасын 31 декабрьдән соң түләгән иминиятләштерү взнослары хисабына киметеп була. Бу үзгәреш бары тик 2020 елның соңгы кварталына гына кагыла.

Салымны киметү өчен Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салымның суммасын киметергә теләгән эшмәкәргә декларация тапшырганчы, ягъни 20 гыйнварга кадәр, мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100