news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татспиртпром»ның яңа генераль директоры итеп Руслан Максудов билгеләнде

Ирек Миңнәхмәтов компания җитәкчесе вазифасыннан китте, коллективка яңа башлыкны тәкъдим иттеләр.

 «Татспиртпром»ның яңа генераль директоры итеп Руслан Максудов билгеләнде
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Татспиртпром» АҖдә бүген генераль директор алмашынды, Ирек Миңнәхмәтов урынына Руслан Максудов килде. Бу хакта «Татар-информ»га компаниянең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында коллектив белән очрашуда Ирек Җәүдәт улының вазифасыннан китүе әйтелде, яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул Руслан Искәндәр улы Максудов булачак», — диделәр «Татспиртпром» матбугат хезмәтендә.

Ирек Миңнәхмәтов 2015 елда компания генераль директоры вазифасына килде. Хәзер ул үз бизнесын үстерү белән шөгыльләнергә планлаштыра, диделәр матбугат хезмәтендә.

Руслан Максудов Казан университетының физика факультетын тәмамлаган. Аның беренче эш урыны «Нәфис Косметикс» булды. 2000 еллар башыннан «ВымпелКом»да эшли — башта Казан филиалында, аннары Идел буе масштабында. 2006 елда «Украина радиосистемалары» компаниясендә («ВымпелКом» бүлекчәсе) массакүләм базарда сатуны үстерә башлаган. Соңгы ун елда анда төбәкләрдә корпоратив бизнесны үстерү буенча директор булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100