news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округында икенче урында тора

2019 елда төбәктә уртача айлык хезмәт хакы 36,3 мең сумга кадәр арткан.

Татарстан хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округында икенче урында тора
архив/Егор Никитин

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ел йомгаклары буенча Татарстан хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Төбәк Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме буенча икенче урында тора. 2019 елның гыйнвар-октябрендә уртача айлык хезмәт хакы, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан һәм 36 мең 357 сум тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 102,4 процент тәшкил итте», — диде ул.

Уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча лидер тармаклар — файдалы казылмалар чыгару (58,3 мең сум), финанс-иминият (50,5 мең сум), шулай ук фәнни һәм техник эшчәнлек (49,8 мең сум). Авыл хуҗалыгында айлык уртача хезмәт хакы күләме түбән әле — 23,5 мең сум һәм кунакханә хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә — 23,8 мең сум. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагының үсеш проценты узган ел белән чагыштырганда иң югарысы — 8,6 процент.

«Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан 12 мең 130 сум тәшкил итә. Татарстанда бюджеттан тыш сектор оешмалары өчен хезмәт хакының минималь күләме 14 мең сум күләмендә билгеләнгән», — диде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100