Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда Татарстанда ярлылыкка каршы көрәшкә 635,5 млн сумга якын акча тотылачак
РФ Президенты Владимир Путин 2021 елдан илнең барлык төбәкләрендә социаль контракт механизмын кертергә тәкъдим итте.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ярлылык проблемасын хәл итү өчен 2020 елда 635,5 млн сум акча сарыф итү планлаштырыла, әлеге акчаларның бер өлешен халык белән социаль контрактлар төзүгә тоту планлаштырыла. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Социаль контракт системасы аша ярлылыктан 5,2 мең кешене чыгару планлаштырыла, шул исәптән 193 кешене яңадан өйрәтү, 941 кешене эшкә урнаштыру, үз эшен ачу өчен 123 кешене үз эшләрен ачу өчен җиһаз белән тәэмин итү», — диде Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, Татарстанда тагын 3,9 мең кеше биш һәм аннан да күбрәк бала яшәгән гаилә кереме кытлыгын каплау өчен финанс ярдәм алачак.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, ярлылык проблемасын хәл итүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контрольгә алган. Аның ярдәме белән 2019 елда республикада 3,5 мең социаль контракт төзелгән, нәтиҗәдә 632 граждан эшкә урнаштырылган, 51 кеше һөнәри әзерлек узган, 638 шәхси ярдәмче хуҗалык эше белән шөгыльләнә башлаган, 895 кеше үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән.
Яңа механизм контракт төзегән 1,5 меңнән артык гаиләне ярлылыктан чыгару мөмкинлеге бирде.
2019 елда Татарстан социаль контракт ярдәмендә ярлылыкны киметү буенча проект гамәлгә ашырыла торган сынау төбәкләренең берсенә әверелде. Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юллама белән чыгыш ясап, 2021 елдан илнең барлык төбәкләрендә социаль контракт механизмын кертергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз