news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: КАМАЗ, көленнән яңадан туган әкият кошы кебек, яңадан күтәрелде

Россия Президенты автогигант генераль директоры Сергей Когогин һәм “Ростех” дүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты.

Путин: КАМАЗ, көленнән яңадан туган әкият кошы кебек, яңадан күтәрелде
kremlin.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗның яңадан эшли башлавын һәм үсешен «көл фениксы»ның яңадан тууы белән чагыштырды. Бу хакта дәүләт башлыгы автогигант генераль директоры Сергей Когогин һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашуда әйтте. Мәскәү Кремле матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Путин узган гасыр ахырында предприятиенең авыр хәлдә булуын искә төшерде, әмма булган үзгәрешләр зур тәэсир итә.

«Сезгә ул бик катлаулы вакытта эләкте, һәм предприятие үзе дә авыр хәлдә иде, — диде Президент. Бу елларда булган хәлләр үз көленнән яңадан туган феникс кебек. Предприятие яңадан күтәрелде һәм тышкы яктан гына түгел, эчтәлек һәм сыйфат ягыннан да бөтенләй яңа төсмер алды».

Сергей Когогин дәүләт башлыгына КАМАЗның 50 еллыгы уңаеннан сәфәре өчен рәхмәт әйтте һәм соңгы елларда автогигантның бөтен хезмәт коллективы тулы көченә эшләде диде. Шулай ук ул предприятие эшенең ирешелгән нәтиҗәләре һәм киләчәктә үсеш юнәлешләре турында сөйләде. Шул исәптән газ-мотор транспортын һәм пассажир электротранспортын җитештерү турында да сүз булды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100