news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә элемтәгә бәяләр тагын 5-7 процентка артачак

Кәрәзле операторлар икътисади имин төбәкләрдә мобиль элемтә бәясен арттырачак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россиядә мобиль элемтә бәясенең артуы көтелә. Ел ахырына кадәр икътисади имин төбәкләрдә тарифларга бәяләр 5-7 процентка артачак. Бу хакта сораштыруда катнашкан экспертларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«2014 елдан бирле операторлар элемтәсе хезмәтләренә бәяләр уртача 15 процентка арткан. 2020 ел искәрмә булмаячак», — диде Mobile Research Group аналитигы Эльдар Мортазин.

Ул ел ахырына кадәр мобиль элемтәгә бәяләр тагын 7 процентка күтәреләчәк, дип сөйләде. Әмма операторлар түләү күләмен барлык төбәкләрдә дә арттырмый. Икенче аналитик шулай ук бәя күтәрелүне фаразлый, ләкин 7 процентка түгел, ә 5 процентка.

«Калган дүрт айда мобиль элемтә хезмәтләре тагын якынча 5 процентка кыйммәтләнә. Аның сүзләренчә, 2020 елда бәяләр үсеше 12-15 процент тәшкил итәчәк», — дип шәрехләде Telecom Daily генераль директоры Денис Кусков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100