news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Августта Россия халкы рекордлы санда ипотека рәсмиләштергән

Бер айда 375 миллиард сумлык 148 мең ипотека кредиты бирелгән.

Августта Россия халкы рекордлы санда ипотека рәсмиләштергән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның август аенда Россиядә ипотека бирү күләме базарның бөтен тарихында яңа рекорд куйды һәм 375 миллиард сумга кадәр артты. Бу турыдагы мәгълүмат «Дом.РФ» компаниясе сайтында урнаштырылган.

«2020 елның августында Россиядә 375 миллиард сумлык 148 мең ипотека кредиты бирелгән. Узган елның август ае белән чагыштырганда ипотека кредиты саны 38 процентка һәм акчалата 59 процентка артты», диелә компания хәбәрендә.

Алдагы рекорд июльдә куелды, ул вакытта Россия халкы 362 миллиард сумлык ипотека кредиты алган иде.

Ел башыннан Россиядә барлыгы 895 мең ипотека кредиты бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Аларның гомуми суммасы 2,2 трлн сум тәшкил итте, бу 2019 елга караганда 26 процентка күбрәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100