news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәү минимумын арттырырга тәкъдим иттеләр

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында азык-төлек продуктларының бәясе күтәрелүне яшәү минимумын арттыруның төп сәбәбе дип атадылар.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Россиядә 2020 елның икенче кварталында яшәү минимумын җан башына 11 468 сумга кадәр арттырулары ихтимал. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Документ проекты норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән.

Хәбәр ителгәнчә, эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумын — 12 392, пенсионерлар өчен 9 422 сум күләмендә билгеләргә ниятлиләр. Балалар өчен 11 423 сумга җиткерергә тәкъдим итәләр.

Нәтиҗәдә, 2020 елның икенче кварталы өчен әлеге күрсәткечнең күләме, беренче квартал белән чагыштырганда, җан башына — 5,8, эшкә сәләтле халык өчен — 5,6, балалар өчен — 6,5, пенсионерлар өчен 5,3 процентка артыграк булачак.

Ведомствода азык-төлек продуктларының бәясе күтәрелүне яшәү минимумын арттыруның төп сәбәбе дип атадылар.

«Шул ук вакытта, моннан алдагы квартал белән чагыштырганда, хисап кварталында кулланучы кәрзиненә кертелгән азык-төлек продуктларының бәясе берничә тапкыр үзгәрде», — диелә документның аңлатма язуында. Димәк, товарларның бер өлешенә бәяләр арткан, ә икенчесе, киресенчә, арзанайган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100