news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп яшендәге балалар өчен түләүләр 16 августтан башланачак

Ата-аналар үз гаризаларын 15 июльдән башлап Пенсия фондына җибәрә ала.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне күчерү 16 августтан башланачак, күбесе акчаларны нәкъ менә шул көнне алачак, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков.

«Президент йөкләмәсе буенча гаиләләр балаларны мәктәпкә әзерләргә өлгерсен өчен түләү август уртасында башланачак. Түләүләр 16 августка билгеләнгән. Күпчелек гаиләләр акчаны нәкъ менә шул көнне алачак.

Ата-аналар үз гаризаларын 15 июльдән башлап Пенсия фондына җибәрә ала. Күбесе шәхси кабинетта "Дәүләт хезмәтләре"ндә алдан тутырылган гаризаларны алды инде, аларны бары тик тикшерергә һәм төгәллеген расларга гына кирәк», — дип искәртте министр диелгән РИА Новости хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot