news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Сәүдә үзәкләре кинотеатрлар һәм фудкортлардан башка гына ачылачак

Сәүдә үзәкләренең эшен яңадан башларга бары тик Татарстан Министрлар Кабинеты гына рөхсәт бирә ала.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетына, кайбер кагыйдәләрне үтәгән хәлдә, республиканың сәүдә үзәкләрен ачарга тәкъдим итте. Ведомство башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Сәүдә үзәкләре аларның эчендә урнашкан кинотеатрлар, җәмәгать туклануы зоналары һәм балалар бүлмәләреннән башка гына ачылырга мөмкин. Чип-чиста сәүдә эшчәнлеге», - дип аңлатты спикер.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы объектларын өлешчә ачу турындагы тәкъдимне республика Хөкүмәтенә юллады.

Сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны ачу турындагы хәлиткеч карарны нәкъ менә Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк.

Шул ук вакытта, сәүдә үзәкләре чикләүләрдән башка эшләү өчен рөхсәтне яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәннән соң гына алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100