news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин дәүләт хезмәткәрләренең окладын 3 процентка индексацияләүне раслады

Россия Президенты указы хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның айлык оклады артачак. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«2020 елның 1 октябреннән федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең айлык окладлары күләмен 1,03 тапкыр арттырырга», — диелә документ текстында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, 3 процент күләмендәге индексация Россия Тышкы эшләр министрлыгы, дипломатик вәкиллекләр һәм консуллык учреждениеләре, территориаль органнар — Тышкы эшләр министрлыгының Россия территориясендәге вәкиллекләренең дипломатик хезмәткәрләренә кагылачак. Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100