news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 октябрьдән кайбер һөнәр ияләренең хезмәт хаклары артачак

Закон чираттагы финанс елына инфляцияне исәпкә алып, хәрбиләргә хезмәт хакын ел саен арттыруны гарантияли, диде юрист.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).  1 октябрьдән хәрби хезмәткәрләрнең окладлары 1,037 тапкырга артачак. Бу турыда «Хокук позициясе» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, контракт һәм чакыру буенча хәрби хезмәт узучыларга, илкүләм гвардия хезмәткәрләренә, полиция, эчке эшләр органнары, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, таможня һәм янгынга каршы органнарда махсус исемнәре булган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артачак.

Закон чираттагы финанс елына инфляцияне исәпкә алып, хәрбиләргә хезмәт хакын ел саен арттыруны гарантияли, диде Редин.

Бу гарантияне үзгәрмәс дип әйтеп булмый, чөнки 2013 елдан 2018 елга кадәрге чорда әлеге хокукый норма «туктатылган» иде. Биш ел дәвамында хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт хакына индексация үткәрелмәде. Әмма аннары хәрби хезмәткәрләргә акча түләүне ел саен арттыру турындагы нигезләмә яңадан гамәлгә керде һәм 2018 елдан индексация яңартылды», — дип сөйләде юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100