Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 июльдән Россиядә опекун пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк
Озак вакытлар илдә опека яки попечительлек рәсмиләштергән өлкән яшьтәге кешеләрнең пенсияләре индексацияләнмәгән.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 1 июльдән балигъ булмаганнарның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерларга пенсия түләүләрен индексацияли башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт Думасы тиешле законны агымдагы елның мартында ук кабул итте. Яңа законны тәкъдим итүчеләрнең берсе «Бердәм Россия» фракциясе лидеры Сергей Неверов аңлатканча, элек опека рәсмиләштергән кешеләр якынча 3-4 мең сум күләмендә акча алу аркасында эшләүче пенсионер булып саналган. Шул сәбәпле, аларның пенсияләренең индексацияләнмәгән.
«Без 30 меңгә якын гражданның пенсиясен индексацияләргә тәкъдим итәбез», — диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, түләүләрне индексацияләүне яңарту чыгымнары агымдагы ел ахырына кадәр 720 млн сум тәшкил итәчәк. 15 июньгә кадәр Пенсия фонды бүлекләре пенсионер-опекуннар исемлекләрен актуальләштерергә, ә 24 июньгә кадәр кирәкле документларны формалаштырырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз