news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 600дән артык социаль объектны 4G-интернетка тоташтырачаклар

Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанда 613 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 3 460 социаль әһәмияткә ия объектны интернетка тоташтыру күздә тотыла. Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар. Әлеге объектлар 2020-2021 елларда 4G-интернетка тоташтырылачак.

Бүгенге көндә 498 объектның «Мәгълүмати инфраструктура» федераль программасы ярдәмендә җепселле-оптик тапшыру линиясе технологияләре буенча интернетка тоташу мөмкинлеге туды.

Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә булдырылган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Ул барлыгы 6 федераль проектны («Цифрлы мохитне норматив җайга салу», «Мәгълүмати инфраструктура», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр» һәм «Цифрлы дәүләт идарәсе») үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100