news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт умартачылыгына француз инвесторларын җәлеп итәчәкләр

Европалылар 50 мең умарта гаиләсе ярдәмендә ел саен 7 мең тонна бал җитештерергә ниятли.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделович башкорт умартачылыгын үстерү өчен 4 миллиард сумга якын акча сарыф итәргә ниятли. Проект операторы - «Би хэппи» фирмасы шулай ук башкорт бал кортларын саклау белән дә шөгыльләнәчәк.

«Планнар бик тә амбициоз, без республика умартачылыгына зур инвестицияләр килсен өчен бик озак эшләдек. „Инвестиция сәгате“ утырышында әлеге проектны җентекләп тикшердек һәм аның республиканың өстенлекле проектлары арасына керүен хупладык», - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Проектның беренче этабы инде быел ук гамәлгә ашырыла башлар дип көтелә. Умарталар Башкортстанның Куергазы, Күгәрчен, Ишембай һәм Бөрҗән районнарында урнаштырылачак.

Республика җитәкчелеге әлеге проектны төбәкнең визит карточкасына әверелдерергә өметләнә һәм аны 2022 елда Башкортстанда узачак «Апимондия» Халыкара конгрессында тәкъдим итәргә ниятли.

Глобаль умартачылар форумы уңаеннан Уфада үзенең күргәзмәләр залы да булган 5 мең квадрат метр мәйданны биләгән завод төзеләчәк. Биредә елына 7 мең тонна бал эшкәртеләчәк һәм фасовкаланачак. Аны Россиядә һәм чит илләрдә сату өчен 200 литрлы мичкәләргә һәм төрле формаларга тутырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100